2023 елның 1 мартыннан Россия Федерациясендә терлекчелекнең өстәмә продуктлары турында яңа закон үз көченә керә: авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын тотканда барлыкка килгән тирес, тизәк һәм агынтылар, шулай ук асларына җәйгән материалларга кагыла. Яңа закон терлекчеләрне гаделсез штрафлардан азат итәчәк, тирес һәм тизәк белән нәрсә эшләргә икәнен сайлау хокукы бирәчәк, аграрийларны бу матдәләрне органик ашламаларга эшкәрткәндә алдынгы технологияләрне кулланырга этәрәчәк. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә 2023 елның 1 маена кадәр идарәгә авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кошлары тизәге терлекчелекнең өстәмә продукциясе буларак кулланылачагы турында хәбәр итүләр җибәрергә кирәк. Тирес һәм тизәк 1 ел дәвамында махсус урында сакланырга тиеш, шуннан соң аны органик ашлама буларак кулланырга мөмкин булачак. Әмма, кулланыр алдыннан, терлекчелекнең эшкәртелгән, өстәмә продуктларында агулы элементлар, пестицидлар, патоген һәм авыру китереп чыгаручы микроорганизмнар һәм паразитлар булуны булдырмас өчен лаборатория тикшеренүләре үткәрергә кирәк булачак. Әгәр хәбәр 2023 елның 1 маеннан бирелмәсә, тирес калдык дип танылачак һәм аны саклау яки басуга чыгару туфракның пычрануына тиң булачак, мондый гамәлләр өчен штрафлар салыначак. Өстәвенә, күрсәтелгән 248-ФЗ санлы Федераль законны гамәлгә ашыру өчен кабул ителгән барлык норматив документлар белән Идарәнең сылтама буенча сайтында танышырга мөмкин: https://shn.tatarstan.ru/pobochnie-produkti-zhivotnovodstva.htm