Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе РОВС буенча вебинарга чакыра

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «Бердәм салым счеты шартларында түләү документларын тутыру» темасына вебинарга чакыра, ул 2023 елның 02 мартында, 14.00 сәгатьтә узачак.

 

Вебинар спикерлары: Эломцева Элина Сергеевна, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы, Осипова Майя Камилевна, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бурычларны җайга салу бүлеге начальнигы урынбасары.

 

Вебинар программасы:

 

1. 2023 елның 1 гыйнварыннан Бердәм салым исәбе институтын (ЕНС) һәм бердәм салым түләүен (ЕНП) кертү.

2. Түләү документларын рәсмиләштерү.

3. Бердәм салым түләве өчен түләү документын рәсмиләштерү үрнәге.

Бердәм салым счеты составына кермәгән салымнар буенча түләү документын рәсмиләштерү.

Сорауларга җаваплар.

Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен https://w.sbis.ru/webinar/d9df1bd8-133a-4b18-b5eb-785b923c3fa9 сылтамасы буенча күчү кирәк һәм ачылган биттә «Буду участвовать”ка басыгыз һәм чарага теркәлергә. Вебинар алдыннан сылтаманы ачып, «Перейти в вебинар» төймәсенә басыгыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International