Урыссу: райветберләшмә начальнигын тәкъдим иттеләр

2023 елның 3 марты, җомга

Район башкарма комитеты утырышлар залында район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә киңәшмә узды, аның барышында бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренә "Ютазы РГВО" ДБУ начальнигы Вячеслав Александрович Гофманны тәкъдим иттеләр.

Яңа билгеләнгән район ветеринария хезмәте җитәкчесен ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, аңа кадәр эшләгән Динар Хәкимов күптән түгел авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе эшен җитәкли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International