Ул 1986 елда Халыкара ПЕН-клуб конгрессы карары буенча оештырылган Бөтендөнья язучылар көненә багышланды.
Китапханәче Заһретдинова Кадрия балаларга танылган язучылар тормышыннан кызыклы һәм кайвакыт сәер фактлар сөйләде. Аннары «Ә сез бу хакта белә идегезме?» дип аталган интеллектуаль викторина үткәрелде. Чара ахырында «Литературная россыпь России» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.