Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ДИ сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

2023 елның 4 марты, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе" ФДБУдан керде:

 

2023 елның 5 мартына метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2023 елның 5 мартында көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:

 

- көчле кар, юеш кар,

- көньяк-көнбатыштан көчле җил, секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 15-18 м/с кадәр),

күренүчәнлек 1-2 кмга кадәр начараеп, буран, юеш кар ябыша.

 

Теләсә нинди бәла килеп чыкса, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International