2023 елның 6 мартына метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2023 елның 5 марты кичендә, 6 марты төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
күренүчәнлек 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараеп, буран, юеш кар ява.
көчле көньяк-көнбатыш җиле, секундына 15-20 метр, урыны белән секундына 23 метрга кадәр (Казанда 14 метрга кадәр),
- юлларда кар көртләре, кар боткасы, урыны белән бозлавык.
Теләсә нинди бәла килеп чыкса, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.