Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Рамазан шәриф бәрәкәтендә
2013 елның 9 августы, җомга
Ураза гаете көнендә барлык мөселманнар Урыссу бистәсендәге үзәк мәчеткә җыелды.
Бәйрәмгә килүчеләрне ТРның Көньяк-көнчыгыш өлеше казые, Ютазы районының имам-мөхтәсибе, имам-хатыйп Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләде. Җыелучы мөселманнарга саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш теләде. “Рамазан аен изге эшләр кылып, ифтар ашлары уздырып, бер-беребезгә юмартлык күрсәтеп үткәрдек. Бу айда гына түгел, ел буе барлык хәрәмнән тыелырга һәм башкаларны да тыярга язсын. Ливиядәге, Төркиядәге, Сүриядәге кебек фетнәләр насыйп итмәсен”, - дип сүзен тәмамлады һәм сүзне район башлыгы Рөстәм Нуриевка бирде. Рөстәм Мидхәт улы да барлык җыелучыларны бәйрәм белән котлады. “Бүген мөселманнарның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе, - диде ул. - Безнең ата-бабаларыбыз җәйге челләләрдә урак урганда да ураза тотканнар. Тәмәке тарту, аракы эчү кебек гадәтләр алар өчен ят булган. Илемне, гаиләмне алга алып барам, дип тырышкан алар. Нәфес колы булып алга барып булмый. Ә ураза ашау-эчүдән генә түгел, начар гадәтләрдән дә тыелырга өйрәтә”. Районда барган эшләр белән таныштырып: “Игеннәрдән шактый уңыш җыеп алдык. Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирде. Акбаш авылында мәчеткә нигез салынды. Урыссу бистәсендә халык өчен мәчет, йорт салдыручы Илдар Гәрәевка аерым рәхмәт әйтәсем килә”, - диде район башлыгы.
Аннары сүзне “Фәнис” мәдрәсәсе мөгаллиме Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин алды. Ул да җыелучыларның һәрбарчасын гает көне белән котлады. “Ураза – тыелу дигәнне аңлата. Дөньядә ашау-эчүдән тыш та кызыгырлык нәрсәләр күп. Акча, җир, нефть... Алар аркасында сугышлар чыга. Бөтен кеше дә үзенең нәфесен уразада булып тыя белсә, бөтен дөньяда тынычлык булыр иде. Ураза бәрәкәтендә кардәшлек сыйфатлары арта. Кеше бу сынауда үзенең холкын яхшырта, нәфрәт-ачуларын тыярга өйрәнә. Ураза - ул тән сәламәтлеге генә түгел, җан сәламәтлеге дә”, - диде кыскача хөрмәтле хәзрәтебез эчтәлекле вәгазендә.
Марат хәзрәт фитыр сәдакаләрен салучыларга рәхмәт әйтеп, дога кылды. Аннары ул барысын да гает намазына басарга чакырды. Намаз тәмамлангач, сый-нигъмәтле бәйрәм өстәлләре артына - мәчет һәм мәдрәсәгә юнәлделәр. Мәчет капкасыннан чыкканда, бәйрәмгә килүчеләргә сок һәм туңдырма өләшенде.
Л. ӘМИНОВА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз