Физик затларга 2023 елда яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга.
Конкурсның максаты - проектларга ярдәм итү, яшьләрне Татарстан Республикасының социаль һәм икътисади тормышында актив катнашуга җәлеп итү, яшь гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру. Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Конкурсның гомуми фонды 7 млн. сум. Конкурста җиңүчеләр яшьләр сәясәте өлкәсендә проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр грант рәвешендә ярдәм алачак. Конкурс 14 номинация буенча үткәрелә (исемлек бирелә). Конкурска гаризалар 2023 елның 2 мартына кадәр «минем субсидияләрем” мәгълүмат системасы аша кабул ителә.
https://subsidiya.tatarstan.ru/landing
Яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурс номинацияләре.
Номинацияләр исемнәре:
1 Яшьләрнең иҗади инициативалары
2 Яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итү инициативасы
3 Яшьләрнең туризмга ярдәм итү инициативасы
4 Патриотик тәрбия
5 Яшьләрнең ирекле (волонтерлык) инициативалары
6 Яшьләр медиасы
7 Яшьләрнең фәнни инициативалары
8 Социаль эшкуарлык
9 Яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау
10 Инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативалар
11 гаилә кыйммәтләрен ныгыту
12 Карьера һәм үз-үзеңне профессиональ яктан күрсәтү
13 Мәдәниятара коммуникацияләр һәм милләтара хезмәттәшлек
14 Яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү