Якшәмбе көнне, 11 августта төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Ә бер көн алдан, 10 августта – Физкультурачылар көне. Әлбәттә, бу бәйрәмнәр бөтенләй ике төрле. Шул ук вакытта аларны күп нәрсә берләштерә. Районыбызның төзелеш тармагы вәкилләре горурлык хисе белән үзләре төзегән объектларны күрсәтә, киләчәккә планнары белән уртаклаша алалар, ә физкультурачылар – бу уңайдан мәктәпләрдәге физкультура укытучылары соңгы урында түгел – кешеләрнең физкультура аша гомумимәдәнияткә якынаюына инандыра алалар. Алар белән килешмәү мөмкин түгел. Чөнки, һич бәхәссез, сәламәт буын - хәзерге заман җәмгыятенең беренчел өстенлеге. Бүгенге көндә шикле мавыгулар аркасында үз сәламәтлегеңне какшату һәм теләсәң ничек яшәү модада түгел дисәк, бер дә арттыру булмас. Үзләрен киң кырлы белемгә ия, зирәк, физик яктан нык, креатив кешеләр буларак танытып, матур йортларда яшәргә, чиста урамнардан йөрергә, балаларын сәламәт шартларда тәрбияләргә теләк белдерүчеләр хәзер гадәти књренеш. Аларның омтылышы буш сүзләр генә түгел – чөнки алар спорт белән шөгыльләнәләр, үзләренең белемнәрен арттыру, камилләштерү өстендә күп тырышлык куялар. Алар - барлыкка китерүчеләр. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән район ел саен торак йортлар тапшыру буенча бурычны үтәп бара, һәм аның спорт тормышы да тиешле дәрәҗәдә. Әлбәттә, районның төзелеш мәйданнарында да, спортның массакүләмгә әверелүе планында да тагы да зуррак уңышларга ирешәсе килә. Физкультура белән, ничә яшьтә булуына карамыйча, һәркем шөгыльләнергә тиеш. Бу идеалда. Һәм аңа без һичшиксез килербез дип ышанасы килә.
Бәйрәм белән сезне – районның төзелеш һөнәре вәкилләре! Физкультурачылар көне белән, хөрмәтле физик тәрбия укытучылары, районның спорт объектлары һәм бүлекләре хезмәткәрләре! Сезгә һөнәри уңышлар, гаилә иминлеге һәм бәхет юлдаш булсын.