Яшь инспекторлар хәрәкәте отряды үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Чөнки нәкъ менә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм мөһимлеге кечкенәдән башлана һәм гомер буе озата бара.

 

Безнең Урыссудагы 2 санлы мәктәптә шундый отряд булуы бик шәп. Анда безнең мәктәпнең иң актив балалары катнаша, алар һәркемне юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтәләр.

Юбилей көнендә Урыссудагы 2 санлы мәктәп укучылары өчен ЯИХ өлкән звеносыннан мастер - класс оештырылды. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм беренче медицина ярдәмен ничек күрсәтергә кирәклеген белделәр. Чакырылган кунаклар, ЮХИДИ инспекторы Г.Г. Гайнетдинов һәм «ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе» ДУның Баулы филиалы начальнигы Р.И. Игнатьева да мастер-класста актив катнаштылар. Ахырда барысы бергә флешмоб биеде. Ә мәктәп активистлары ЯИХ отрядында мәктәп һәм районның актив тормышы өчен грамоталар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International