5 мартта Олимп спорт-сәламәтләндерү комплексында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган традицион волейбол турниры үтте.
Ярышларда районның иң чибәр һәм спортчы кызларының җиде командасы катнашты. Ютаза", "Фортуна", "УСОШ№2", "Уруссинка", "Сборная", "Гимназия" һәм "Уруссинка-2" командалары. Жирәбә салганнан соң, командалар ике кече төркемгә бүленәләр.
Ярышлар иртәнге тугыздан кичке дүрткә кадәр дәвам итте. Чара искиткеч иде. Кызлар шундый дәрт һәм тырышлык салып уйнадылар, спорт залы җанатарлар тавышыннан гүләп торды. Менә бу ичмасам уен иде!
Ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны “Сборная” командасы алды, икенче урынны – “Уруссинка” (тренеры Г.Г. Гариев), өченче урынга “Ютаза” командасы лаек булды. Шулай ук уен амплуасында иң яхшы уенчылар ачыкланды һәм бүләкләнде: "Лучшая связующая"- Катрина Җәләева ("Уруссинка") һәм "Кыйммәт бәядәге уенчы”- Зарина Камалова ("Уруссинка").