Урыссу көрәшчеләре алтын медаль яулады

2023 елның 7 марты, сишәмбе

3-4 мартта Зеленодольск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча ярышлар узды.

2008-2009 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә "Олимп" спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә катнашты. Ютазы спортчылары ярышларда үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең егетләр призлы урыннар алды! Тимур Фәррахов - 75 килограммга кадәрге авырлык категориясендә һәм Җәлил Хожаков - 85 килограммга кадәрге авырлык категориясендә алтын медаль яуладылар, Данил Пацовский 120 килограммнан артык авырлык категориясендә икенче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International