Дәүләт автоинспекциясенең Ютазы бүлекчәсе хезмәткәрләре автоледиларны язгы бәйрәм 8 Март белән котладылар! Юл хәрәкәтендә катнашучыларны чәчәкләр, открытка-наклейкалар һәм юл полициясеннән елмаюлар рәвешендә күңелле сюрпризлар көтә иде. ЮХИДИ инспекторлары руль артындагы хатын-кызларга чәчәкләр бүләк иттеләр, бәйрәм белән котладылар, һәрвакыт шундый ук матур булып калуларын теләделәр, аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм куркынычсыз юллар теләделәр! Рәхмәт сүзләре һәм сөйкемле хатын-кызларның елмаюлары полиция хезмәткәрләре өчен иң яхшы бүләк булды!