7 мартта Район мәдәният йортында Халыкара хатын кызлар көненә багышланган искиткеч бәйрәм концерты узды

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов залда утыручы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, аларга бәхет һәм иминлек теләде. Матур котлау сүзләреннән соң артистлар һәм мәдәният йортының иҗат коллективлары тамашачыларны дәртләндергеч номерлар белән сөендерделәр.

Зал тулы иде, тамашачылар хәтта рәтләр арасындагы урындыкларда да утырдылар. Мондый Аншлагның күптән күптән булганы юк иде! Концертка безнең районнан мобилизацияләнгән егетләренең әниләре һәм тормыш иптәшләре дә чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International