7 март көнне Урыссу урта мәктәбенең 1нче санлы мәктәбендә Балалар иҗаты үзәге укучыларының бәйрәм концерты булды.
"Сөембикә" хореография ансамбле (җитәкчесе Альбина Әхмәдышина) Күңелле татар биюе белән концертны ачып җибшәрде.
"Юные таланты" студиясе солистлары Амелия Минһаҗева, Мәрьям Насретдинова һәм Валерия Звягинцева (җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлиева) күңелле, матур җырлар белән чыгыш ясады.
Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов тамаша залында утыручы барлык хатын-кызларга җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Тургай хореография ансамбленең дәртле биюләре (рук. А.Латыпова) бер генә тамашачыны да битараф калдырмаган. Концерт залы баштан ук язгы кәеф, елмаю, шатлык атмосферасы белән тулы иде. Концертны алып баручылар барлык катнашучыларны 8 Март бәйрәме белән котладылар һәм сәламәтлек, иминлек, яз кебек көләч һәм якты тормыш теләделәр.
Бәйрәм концерты бер сулышта узды, тамашачыларга уңай эмоцияләр калдырды.
Балалар иҗат үзәге педагогы Гөлчәчәк Вәлиева