Аяз Шәфигуллин Ютазы авылында яшәүче Бөек ватан сугышы ветеранын 8 Март – хатын-кызлар бәйрәме белән котлады

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

8 мартта район башлыгы Аяз Шәфигуллин Ютаза авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәрәмә Хәертдин кызы янында булды һәм аны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Аяз Әдип улы ветеранга сәламәтлек теләде, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды, нинди ярдәм һәм аңа нәрсә кирәклеген сорады.

         Мөхтәрәмә Хәертдинова 1919 елның 2 апрелендә туган.1943-1945 елларда ул танкка каршы артиллерия полкында хезмәт итә. Киев шәһәрен азат иткәндә рядовой Хаертдинова әсирлеккә эләгә. Туган якларына кайткач, Мөхтәрәмә Хәертдинова элеккеге фронтовикка кияүгә чыга, кыз бала таба, ә ул аңа ике онык бүләк итә. Лаеклы ялга чыкканчы, Мөхтәрәмә Хәертдин кызы элеваторда бухгалтер булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International