Мондый очрашуларның төп максаты-балаларны һәм яшүсмерләрне гражданлык-патриотик тәрбияләү, үз Ватанына аңлы рәвештә хезмәт итәргә әзер булган Россия гражданы, патриоты сыйфатларына ия шәхес формалаштыру.
Балалар Чик сакчыларының Даман утравындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашулары, сугышчан рух һәм чын Хәрби туганлык, чиктә хезмәт итүнең авырлыклары һәм үзенчәлекләре турында сөйләгәннәрен тыңладылар. Очрашу, һичшиксез, укучыларның күңелендә эз калдырды.