Башкарма комитетта балигъ булмаганнар беләү эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырыш эшендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия берничә протокол карады. Әңгәмәгә Ютазы районының әти-әниләре һәм яшүсмерләре чакырылган иде. Көн тәртибендә ата-аналарның үз балаларын тәрбияләү һәм укыту буенча бурычларын тиешенчә үтәмәү мәсьәләләре каралды. Нәтиҗәдә, комиссия әгъзалары тиешле карарлар кабул иттеләр.