1 нче санлы мәктәптә Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлегенең полиция өлкән лейтенанты оперуполномоченный Карасев Алексей Сергеевич чакыруы белән гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы узды.
Фикер алышу темасы "Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау". Яңа агрессив субкультураның барлыкка килүе, җыеннарга юл куймау, яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау (урлау, вейплар тарту һәм башкалар) мәсьәләләре каралды.
Форпост вәкиле әти-әниләргә "Үлем белән кайда сәүдә итәләр икәнен сөйлә" акциясе буенча памяткалар таратты.
Ахырда әти-әниләргә чын вакыйгаларга нигезләнгән фильм карарга тәкъдим ителде, ул юл-транспорт һәлакәтләрендә гаепле кешеләр турында сөйли. Тәрбия эше буенча директор урынбасары ата-аналарга аларның да, укучыларның да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләре, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар турында искә төшерде.