"Дуслык әйлән-бәйләне" муниципаль конкурсы

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында район мәдәният йортында “Дуслык әйлән-бәйләне»  муниципаль конкурсы узды

Һәр мәктәптән конкурсантлар, малай һәм кыз, төрле милләт вәкилләре: татарлар, руслар, әрмәннәр, таҗиклар катнашты. Матур милли костюмнар, декорацияләр, балалар һәм ата-аналар чыгышлары залда җылы атмосфера тудырды. Балалар "Дефиле", "Визитка" һәм Ата-аналар белән "уртак номер" номинацияләрендә көч сынаштылар.

Конкурс ахырында нәтиҗәләр ясалды һәм барлык катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International