Әлмәт шәһәренең "Мирас" спорт комплексында йөзү буенча «Брассист көне» ачык беренчелеге этабы узды

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

"Олимп" урта мәктәбенең йөзү секциясе спортчылары әлеге ярышларда Ютазы районын лаеклы тәкъдим итте.

 

2023 елның 11 мартында Әлмәт шәһәренең «Мирас» спорт комплексында йөзү буенча «Брассист көне» ачык беренчелеге этабы узды.

Ярышларда барлыгы 361 спортчы, 22 команда - 2005-2014 елгы малайлар һәм 2007-2014 елгы кызлар катнашты. Тренер Зарина Мифттахова җитәкчелегендәге "Олимп" урта мәктәбенең йөзү секциясе спортчылары әлеге ярышларда Ютазы районын лаеклы тәкъдим итте. Брасс белән 200 метрлы дистанциядә Илдан Габдрахманов икенче урынны алды. Дмитрий Кошелев 200 м комплекслы йөзү белән, 200 м ирекле стиль дистанцияләрендә ике медаль яулап, ике тапкыр бронза призеры булды. Арман Якупов комплекслы йөзү белән 200 метр дистанциядә икенче спорт разрядын үтәде. Калган катнашучылар вакытны яхшырттылар.

 

Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм уңышлар, тиз секундлар һәм җиңел су телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International