3 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ата аналар өчен квест оештырдылар

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

 “Без кемгә охшаган?" дип исемләнгән квестны үз ата-аналары өчен 6 Б сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчесе Гөлшат Касыймова җитәкчелегендә оештырдылар

Әти-әниләрне "Афоризмнар", "Бусы", "Безнең класс", "Викторина", "Вассерман" станцияләрендә биремнәр көткән.

Балалар, шулай ук, үзләренең сәхнә сәнгатен күрсәттеләр: мәктәп тормышыннан күренешләр, шигырьләр һәм әти-әниләренә рәхмәт сүзләре...

Болар барысы да ата-аналарга тәэсир итте. Чараның максаты-сыйныф коллективын берләштерү һәм лидерлык сыйфатларын үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International