Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» ФДБУдан керде:
2023 елның 14 март көнне 18 сәгатьтән 15 март 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2023 елның 14-15 март көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә:
- көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан көчле җил, төнлә көчәйгәндә, секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда да), көндез секундына 23метр;
- 1-2 чакрымга кадәр күренүчәнлек начарлану белән буран (Казанда төнлә).
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
БУРАН – җирдәге карны җил белән түбәннән күчерү.
Себертмә, җәяүле һәм гомуми буран була. Себертмә һәм җәяүле буран вакытында элек яуган карның яңадан күчүе күзәтелә, гомуми буран вакытында, кар күчүе белән бергә, болытлардан кар төшә.
Көчле буран вакытында нишләргә?
Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз йөрү тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгыз һәм кайчан кайтуыгыз турында хәбәр итегез. Автомобильдә бары тик зур юллар һәм шоссе буйлап кына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыккач күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап, тревога сигналын өзек-өзек гудоклар белән бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага ачык тукыма элегез, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны кабызылган килеш калдырырга, вентиляцияне тәэмин итү һәм ис газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачарга мөмкин. Әгәр дә сез, җәяү торак пункттан читкә хәрәкәт итеп, еракка китсәгез, беренче туры килгән йортка керегез, торган урыныгызны ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнне көтегез. Көчегез бетсә, ышык урынга яшеренеп, шунда калыгыз. Үзегезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәдә сак булыгыз, чөнки стихияле бәла-казалар вакытында автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт бүлмәләреннән урлашулар саны кискен арта.
Әгәр көчле кар бураны вакытында сез бинада бикләнеп калсагыз, сак кына, паникасыз, мөстәкыйль чыгу мөмкинлеге булу-булмавын ачыклагыз (булган инструментны һәм кул астындагы чараларны кулланып). ГО һәм ГХ эшләре идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар салулар характеры һәм алардан мөстәкыйль чыгу мөмкинлекләре турында белешегез. Кар көртләрен мөстәкыйль рәвештә көрәп булмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиоалгыч (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимиятләрнең күрсәтмәләрен үтәгез. Азык-төлек запаслары булу, җылы саклану һәм экономияле файдалануга карата чаралар күрегез.
Автомобиль йөртүчеләргә
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга планлаштыручыларга, үз автомобильләренең техник торышына аеруча игътибар итәргә кирәк. Якындагы тәүлеккә һава торышы фаразын белегез - сәфәр вакытына карап, ике тәүлек алдан да. Елның салкын вакытында озак вакытлы хәрәкәт алдыннан автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан ук кайгыртыгыз. Сәфәр алдыннан двигатель һәм аккумулятор эшен тикшерегез, ягулык белән запасланыгыз, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмау мөһим, чөнки сыйфатсыз ягулык “усал уен” уйнарга мөмкин. Җылы әйберләрне һәм ашамлыкларны алдан ук әзерләп куярга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз.
Әгәр трассада ватыылып калсагыз
Автомобиль алдына һәм аның артына кисәтү билгеләре куегыз, бу киселгән агач яки теләсә нинди аерылып торган әйбер булырга мөмкин. Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм ис газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачарга кирәк. Машинаны озак тукталышка яки төн кунарга җилгә каршы куярга кирәк, газлар кабина һәм салонның ачык тәрәзәләренә эләкмәсен өчен. Үз куркынычсызлыгыгыз өчен шулай ук вакыт-вакыт җил юнәлешен тикшерергә кирәк. Шуңа да карамастан, выхлоп торбасының боз белән капланмавын һәм аңа кар тыгылмавын тикшереп торырга кирәк. Әгәр автомобиль ватылган икән, паникага бирелмәгез, "101" ашыгыч оператив хезмәтләренең бердәм номерын җыегыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм үз координатларыгызны хәбәр итегез Җылылыкны һәм булган азык-төлек запасларын экономияле тотуга карата чаралар күрегез. Утын запасы булдырыгыз, алар булмаганда, янучан материалларны яндырырга була - гадәттә алар шактый күп була.