Субсидия участок эчендә газ үткәрүгә, газ җиһазларын сатып алуга һәм урнаштыруга исәпләнгән.
Ул берьюлы 100 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Дәүләт тарафыннан мондый ярдәм алуга түбәндәгеләр өметләнә алалар:
Бөек Ватан сугышы ветераннары;
18 яшькә кадәр өч яки аннан да күбрәк балалы гаиләләр;
беренче һәм икенче төркем инвалидлар;
инвалид баласы булган гаиләләр;
уртача җан башына кереме 10 мең сумнан һәм уртача җан башына кереме 19 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр;
махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, Алга һәм Тимер батальоны хәрбиләре.