Каразерик укучылары китапханәче һөнәре белән танышалар

2023 елның 17 марты, җомга

"Профориентация" дәрестән тыш эшчәнлеге кысаларында Каразерик урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары авыл китапханәсендә булдылар.

Китапханәче һөнәре белән таныштылар. Мәктәп китапханәчесе Флүза Наил кызы бу һөнәрнең күпкырлы белем һәм күнекмәләр таләп итүен сөйләде. Китапларны бирү генә түгел, ә аларның һәрберсенең эчтәлегендә белү, һәр укучыга үзенә кызыклы булганны тәкъдим итә белү дә кирәк.

Китапханәче – зур китап диңгезендә лоцман.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/karazerikskie-skolniki-poznakomilis-s-professiei-bibliotekar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International