Авыл хуҗалыгы фәнни алымнар таләп итә

2023 елның 17 марты, җомга

Ютазы мәдәният йортында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Динар Хәкимов җитәкчелегендә агроконференция узды.

Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре зур сөйләшүгә җыйналды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге белгече Андрей Борисов 2022 елга йомгак ясады һәм алдагы авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең бурычлары буенча тулы мәгълүмат бирде. Аерым алганда, ул 2023 елдагы чәчүлек мәйданнары белән таныштырды. Район буенча 39 655 гектар сөрүлек җирләре исәпләнә. 4195 гектарны парга калдыру планлаштырыла, чәчүлекләр 35 460 гектарны биләячәк, шулардан 21 429 гектарны, 4312 гектардагы көзге культуралар белән бергә, бөртеклеләр алып торачак. Район башлыгы көнбагыш үстерү технологиясен өйрәнү кирәклегенә игътибар юнәлтте, чөнки аның уңышы әлегә бик үк яхшылардан түгел.

Җитештерү бүлеге башлыгы Азат Мәхмүтов хуҗалыкларның техник җиһазланышы, машина-трактор паркын яңа авыл хуҗалыгы техникасы белән тулыландыру торышы белән таныштырды. Мәсәлән, «А. Вафауллин» КФХ - Арион-640 тракторы, «Р. Гайнетдинов» - СЗП-3,6 маркалы ике чәчкеч һәм Т-150К тракторы, «Уңыш» - ДМС-9000 чәчү комплексы һәм РСМ-2400 тракторы, «И. Нәбиуллин» - ДМС-9000 чәчкече, Тукай исемендәге хуҗалык дисклы тырма сатып алу мөмкинлеген тапкан. Азат Мәхмүтов шулай ук хезмәтне саклау мәсьәләсенә дә тукталды, җитәкчеләрнең игътибарын янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтү зарурлыгына юнәлтте, хезмәткәрләргә медицина тикшерүе оештыруның мөһимлеген ассызыклады. Медицина тикшерүе уздыруга гаризаларны җитәкчеләр үзәк район хастаханәсенә вакытында җибәрергә тиеш. Шул ук вакытта 15 мартка бары тик ике коллектив – «Уңыш» һәм «АгроМир» җәмгыятьләре генә гариза биргән. Район башлыгы ассызыклаганча, авыл хуҗалыгында эшләүче күп хезмәткәрләрнең яше өлкән, димәк, аларның сәламәтлеге дә тиешле игътибар таләп итә. Агроконференциядә яңгыраган саннар да моның шулай булуын дәлилләде. 2012 елда авыл хуҗалыгында 586 кеше эшләгән, шуларның 227се хатын-кызлар. Ә 2022 елда барлыгы 402 эшче исәпләнә, шуларның 150се хатын-кызлар. Хезмәтне саклауга килгәндә, узган елны район буенча әлеге юнәлештәге чараларга 11 560 сум акча тотылган. Республика күрсәткечләре буенча бу сан - 6600 сум. Сүз уңаеннан, узган елда районның авыл хуҗалыгы тармагында бер генә бәхетсезлек очрагы да теркәлмәгән, бу, әлбәттә, уңай күренеш.

Агроконференциядә “АгроИнновация” компаниясе вәкилләре дә катнашты. Алар компаниянең эшчәнлеге белән таныштырды. Компания, нигездә, уңдырышсыз җирләрнең уңдырышлылыгын арттыруны өйрәнү белән шөгыльләнә.

- Узган ел игенчеләр өчен җайлы гына булмады. Бер яктан алар югары уңыш алуга ирешсә, икенче яктан ашлыкны сату бәясе түбән булды һәм чыгымнарның капланмады. Тулаем Рәсәй буенча авыл хуҗалыгында вәзгыять түбәндәгечә: 2022 елда Рәсәй Федерациясендә югары уңыш җыеп алынуга карамастан, дөньякүләм ашлык запасы ун еллык минимумга җитте. Галимнәр фикеренчә, бөртеклеләргә ихтыяҗ һәм аның бәясе арта гына барачак, - диде үз чыгышында «АгроИнновация» вәкиле.

Агроконференция - ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен белем бирү чарасы да. Авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин эчтәлекле мәгълүмат белән таныштырды. Аерым алганда, ул әлеге мәгълүматны арифметик исәпләүләр аша җиткерде. Терлекчелек продукциясе җитештерү өчен ашлыкка ихтыяҗ нинди? Сәгадәтулла Төхбәтуллин билгеләп үткәнчә, мәсәлән, бер сыерга 4800 кг исәбеннән 16 500 тонна сөт җитештерү өчен 9100 тонна ашлык кирәк: 6370 тонна арпа (70%), 910 тонна борчак (10%), 910 тонна арыш (10%), һәм 910 тонна бодай (10%).

1500 тонна ит җитештерү өчен, бер башка уртача тәүлеклек артым 760 грамм исәбеннән, 7022 тонна ашлык үстерергә кирәк: 4213 тонна арпа (60%), 1404 тонна бодай (20%), 702 тонна арыш (10%) һәм 702 тонна борчак (10%). Ягъни, агроконференция барышында яңгыраганча, бүген җитештерү технологиясен төгәл үтәмичә, терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Аграрийлар нинди культура сортлары утыртканда туфракның уңдырышлылыгы кимү дәрәҗәсен, кайсы үсемлекнең нинди кырда зуррак уңыш бирәчәген, нинди ашламалар кертергә һәм аларны күпме күләмдә кулланырга, корткычларны агулаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белергә тиеш. Башкача әйткәндә, авыл хуҗалыгы җитештерүе тирән белем һәм фәнни караш таләп итә. Конференциядә яңгыраган төп фикер әнә шундый иде.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Тулырак: https://yutazy.ru/news/keshelr/avyl-xualygy-fanni-alymnar-talap-ita

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International