"Яшь талантлар" студиясендә тормыш кайнап тора

2023 елның 17 марты, җомга

Балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче «Яшь талантлар» студиясенең театр төркемендә дәресләр күңелле һәм җанлы уза.

Мәсәлән, 16 мартта Үзәк балалар театры педагогы Гөлчәчәк Вәлиева "пластик этюдлар" темасына дәрес үткәрде.

Дәрес сәламләү, җылынып алу, төп өлеш һәм тәмамлаудан торды.

Укучылар "Чемодан", "Аэропорт", "Сәяхәт", "Кояш", "Корыган чәчәк", "Чәйнек белән чыбыркы", "Скрипкалы кресло", "Юл", "Мунчала", "Кырмыскалар ", "Кайнар картуф" һ. б. күнегүләр башкарганнар.

Шулай ук "Яшь талантлар" студиясендә 9 Майга әзерлек бара.

Укучылар "Тере хәтер" театральләштерелгән постановкасы образлары өстендә эшлиләр.

Педагогы Г. И. Вәлиева

Тулырак: http://yutazy.ru/news/kultura/v-studii-iunye-talanty-zizn-kipit

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International