Ютаза авылында төзелеп килүче яңа гыйбадәтханә янында хәйрия марафоны узды.
Предприятиеләр, оешмалар, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм теләүчеләр гыйбадәтханә төзелешен дәвам итүгә үзләреннән мөмкин кадәр өлеш керттеләр.
Кырык севастий шәһитләре гыйбадәтханәсе Ютаза авылы биеклегендә урнашкан: әлегә төзелеп бетмәгән гыйбадәтханәнең алтын гөмбәзләре ерактан ук юлчыларның карашын үзенә җәлеп итә. Бу урын чыннан да уңышлы сайланган. Җир участогын, сүз уңаеннан, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альберт Вафауллин түләүсез файдалануга бүлеп бирә. Менә ул, яңа гыйбадәтханә Кызыл түбәле Ак диварлы православие динен тотучы кешеләргә шатлык китерә. Исегезгә төшерәбез, авылда гыйбадәтханә төзү эшен җирле эшмәкәрләр, бертуган Рудаковлар башлап җибәрә. Әмма объектны файдалануга тапшыру өчен әле күп эшләр башкарылырга тиеш. Бу – янәшәдәге территорияне төзекләндерү, проект эшләрен башкару, электр энергиясе кертү, идәннәр төзү, газ казаннары һәм башка җиһазлар сатып алу.
Хәйрия марафонында Урыссу бистәсендәге Изге Николай храмы настоятеле Роман атакай һәм район җитәкчелеге вәкилләре – район башлыгы Аяз Шәфигуллин, аның урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм башкалар катнашты.
- Безнең төбәктә беркайчан да милли һәм дини нигездә каршылыклар булмады. Районда халыкның 26 проценты православие динен тота. Ютаза авылындагы гыйбадәтханә мәхәллә кешеләре арасында Урыссудагы Изге Никольский гыйбадәтханәсеннән дә ким популярлык алмаячак дип ышанам. Тантаналы ачылуга, һичшиксез, сезнең мөмкин булган финанс катнашуыгыз да ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
- Бу гыйбадәтханә күңелләрендә Аллаһы белән яшәүчеләр өчен һәрвакыт ачык булачак. Әгәр кешенең Аллаһыдан куркуы бар икән, ул беркайчан да үз вөҗданы белән каршылыкка бармаячак. Гыйбадәтханәгә бару без барыбыз да барырга тиеш булган чын юлны искә төшерү өчен мөһим. Чиркәү төзелешен тәмамлауга юнәлдерелгән бүгенге хәйрия акциясендә катнашучыларга рәхмәт, - дип ассызыклады үз чыгышында Изге Николай храмы настоятеле.
Урна янына марафонда катнашучылар агыла башладылар, алар төрле кыйммәттәге акча купюраларын урнага төшерделәр. Аларның һәрберсенең йөзләрендә киләчәккә ышаныч, җаннарында сафлык иде. Ахырда. теләүчеләр бина эченә керделәр.
Игътибар. Хәйрия марафоны барышында 100 мең сум акча җыелган. Плюс 100 мең сумны «ГарантСтрой» ҖЧҖ директоры Акоб Асоян кертте.
Роза Әхмәдиева
Тулырак: http://yutazy.ru/news/religiya/v-iutaze-byt-pravoslavnomu-xramu