Эшмәкәрләр дәүләт ярдәменнән файдалана ала

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты.

Предприятие җитәкчеләре экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары белән таныштылар.

Онлайн режимда Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Альбина Гергерт билгеләп үткәнчә, аларның Үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын тышкы икътисадый эшчәнлеккә стимуллаштыруга һәм җәлеп итүгә, шулай ук товарларны, хезмәтләрне һәм технологияләрне халыкара базарларга этәрүгә юнәлдерелгән. Ул кыскача Россия якын һәм ерак чит илләргә экспортлаган төзелеш, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармакларындагы продукцияләре белән таныштырды. Башкача әйткәндә, Гергерт җирле эшмәкәрләргә нинди товарлар чыгаруны өстенлек бирү максатка ярашлы дип ориентирлар биргән.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина федераль һәм региональ ярдәм чараларына җентекләп тукталды. Ул сәнәгать паркы территориясендә эшчәнлек алып баруның өстенлекләренә аерым игътибар бирде.

Урыссу гимназиясенең информатика укытучысы Ринат Тимербаев мәктәп укучылары бирә ала торган ИТ-өлкәдәге продукция белән таныштырды. Ягъни район эшкуарларына теге яки бу компьютер кушымталарын эшләүдә һәм урнаштыруда хәзердән башлап мәктәп укучылары ярдәм итә ала. Бу хезмәтләр кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ИТ-сфераның шундый ук вәкилләренең эшенә караганда күп тапкыр арзанрак торачак.

Ахырда район башлыгы җыелганнарны үз бизнесларын үстерү өчен файдалы шартларда бирелә торган кредитлардан файдаланырга өндәде.

"Ютазы таңы" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International