Урыссуның 3 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Азат Әхмәтов Татарстан Республикасы җыелма командасына эләкте һәм хокук белеме буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында катнашачак.
3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рөстәм Нигъмәтуллин укучыны олимпиадага лаеклы әзерләде.