2023 елның 17 мартында Башкарма комитет утырышы залында Ютазы муниципаль районы башлыгы катнашында эшче яшьләр киңәшмәсе узды
Киңәшмә башында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Регина Галләмова яшьләр хәрәкәте юнәлешендә башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм агымдагы елга булачак чаралар планнары белән уртаклашты.
Җыелыш уңайлы шартларда узды. Бөтен районнан эшче яшьләр көнүзәк проблемалар турында фикер алышу һәм җитәкчелеккә үзләрен кызыксындырган сораулар бирү өчен утырыш залына җыелды. Сораулар күп иде. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин аларга җентекләп җавап бирде һәм игътибарга алды.
Чара ахырында ФОРПОСТ начальнигы Марина Бурыкина район башлыгы белән бергә районның иң яхшы дружиначыларын бүләкләү тантанасын җитәкләде.
"Ютазы таңы" газетасы