"Яшь талантлар" балалар студиясе «Колибри 2023» Республика фестиваль - конкурсында катнашты

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Чара Яр Чаллы шәһәрендә узды.

"Яшь талантлар" студиясе бер ел элек барлыкка килгән, әмма студиядә укучыларның яхшы нәтиҗәләре бар.

Шушы кыска вакыт эчендә балаларның осталыгы шулкадәр артканын күрү шатлыклы, алар үзләрен яңа амплуаларда сынап карыйлар һәм үз мөмкинлекләренең яңа якларын ачалар.  "Яшь талантлар" студиясендә укучылар өчен мондый конкурслар сәнгатьнең югары ноктасына зур адым булып тора. Аларның үз сәләтләрен танып белү юлында беренче адымнары, әһәмиятле биеклекләргә ирешү баскычы.

Алга таба "яшь талантлар"га уңышлар юлдаш булсын!

Педагог, "яшь талантлар" студиясе җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вәлиева Г. И.

 

 

 

"Ютазы таңы" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International