2023 елның 16-18 мартында Казанда “Акчарлак» КПБ бассейнында 13-14 яшьлек егетләр һәм 11-12 яшьлек кызлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге узды
Бу ярышлар Санкт-Петербургта узачак «Күңелле Дельфин» Бөтенроссия ярышларына сайлап алу булып тора.
Татарстан Республикасының иң көчле спортчылары арасында Ютазы муниципаль районы командасы йөзүчеләр исеменнән чыгыш ясады: Якупов Арман, Нигъмәтуллин Динар, Нигъмәтуллин Илдар һәм Паланкин Артем.
Якупов Арман ирекле стиль белән 100 метр дистанциядә 1.04,76 нәтиҗәсе белән икенче спорт разрядын үтәде. Исегезгә төшерәбез, Арманның копилкасында инде 2 разряд бар: 50 м аркада; 200 м комплекслы йөзүдә.
Калган спортчылар игълан ителгән вакытны яхшырттылар. Алга таба тагы да югары үрләр яуларга язсын!
"Олимп" урта мәктәбенең йөзү буенча тренеры Зарина Мифтахова
"Ютазы таңы" газетасы