Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан:
2023 елның 20 март көнне 18 сәгатьтән 2023 елның 21 март 9 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2023 елның 21 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Томан булганда:
Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә тизлекне артык үзгәртүдән, башка машиналарны узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ераклыкны алдап күрсәтә.
Кискен тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне акрын гына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урынында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Нинди генә очракта да сез «112» саны буенча һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең “ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Баш Идарә сайтының "оператив мәгълүмат" сай кулланганда, бүлеккә актив интернет-сылтама мәҗбүри!