Китапханәче бәйрәмнең тарихын мөселман буларак кына түгел, ә яңа тормышның башлануын символлаштырган кешелекнең иң борынгы бәйрәмнәренең берсе буларак сөйләде.
Балалар шулай ук кояшның бәйрәм символы булуын да белделәр.
Бәйрәмгә кунакка «Нәүрүзбикә» һәм «Кояш» бәйрәм хуҗалары чакырылган иде. Нәүрүзбикә балаларга табышмакларны чишәргә тәкъдим итә. Ахырда балалар аркан тартуда ярыштылар.
"Нәүрүз-бәйрәм" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын.