Гимназисткалар "Пушкин укулары" конкурсы дипломантлары

2023 елның 21 марты, сишәмбе

20 мартта Яр Чаллы шәһәрендә «Пушкин укулары» Бөтенроссия ачык иҗат конкурсы узды.

Конкурста рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Зиннәтуллина җитәкчелегендә Урыссу гимназиясе укучылары катнаштылар. "Иҗади проектлар" номинациясендә 1 дәрәҗә диплом белән Камилә Абдуллина һәм Аделина Ягфарова һәм 2 дәрәҗә диплом белән Нәзифә Садыйкова бүләкләнде.   

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/gimnazistki-diplomanty-konkursa-puskinskie-cteniia

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International