Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау юнәлеше өлкән инспекторы Ринат Морданшин Язгы каникуллар алдыннан Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.

Ул комендант сәгате, юлда, җәмәгать урыннарында, сулык янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде.

#Ютазы районы

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/sotrudnik-mvd-provel-profilakticeskuiu-besedu-so-skolnikami

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International