Урыссу интернат-мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары өчен Үзәк китапханәдә «Хайваннар дөньясында» дигән китапханә дәресе узды. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рәмзия Ханипова гаҗәеп, якты, төрле хайваннар дөньясы белән таныштырды. Балалар кыргый һәм йорт хайваннарының үзенчәлекләре турында ишеттеләр. Галимнәр сирәк, юкка чыккан хайваннарны керткән "Кызыл китап" турында сөйләштеләр, шулай ук хайваннарның ни өчен юкка чыгуы, безнең яклауга ничек мохтаҗ булуы турында. Балалар бергәләп сорауларга җавап бирделәр, табышмакларны бик теләп чиштеләр, шулай ук хайваннар дөньясы турында кызыклы китаплар белән таныштылар. Чара тирә-юнь дөньясы белән бердәмлеген аңлау, хайваннарга мәхәббәт хисе тәрбияләү, шулай ук кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше турында күзаллау бирү максатыннан үткәрелде.