Димтамак балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр өчен район семинары узды

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешенең мөһимлеге турында фикер алыштылар.

 

Балалар бакчасында оештырылган методик эш белем бирү процессында катнашучыларны (тәрбияләнүчеләрне, педагогларны һәм ата-аналарны) колачлый, белем бирү сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудырыла һәм төрле эш формаларында һәм ысулларында башкарыла. Семинар кысаларында Урыссуның  бистәсендәге 4 санлы балалар бакчасы педагоглары хезмәттәшләре белән әлеге өлкәдә эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар югары методик дәрәҗәдә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International