Балалар иҗаты үзәге базасында «Бөтен дөнья-театр» район фестиваль – конкурсы узды

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Конкурс театр сәнгатенә, сәнгать - эстетик зәвыкка һәм балаларның иҗади сәләтләренә танып белү кызыксынуын формалаштыруга юнәлдерелгән. Ютазы муниципаль районында 2022-2024 елларга мәктәп театрларын булдыру һәм үстерү буенча чаралар үткәрү, «юл картасы»н гамәлгә ашыруның календарь планына ярашлы рәвештә үткәрелә.

Конкурста 12 белем бирү учреждениесе катнашты:

"Урыссу гимназиясе

1 санлы Урыссу башлангыч мәктәбе

2 санлы Урыссу урта мәктәбе

3 санлы Урыссу урта мәктәбе

Каразирек урта мәктәбе

Подгорный башлангыч мәктәбе

Иске Урыссу урта мәктәбе

Кече Урыссу төп белем бирү мәктәбе

Димтамак төп белем бирү мәктәбе

Ютазы урта мәктәбе

Кәрәкәшле төп белем бирү мәктәбе

Акбаш башлангыч мәктәбе

 

Конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

1 урын - Акбаш башлангыч мәктәбе

2 урын - Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе

3 урын - Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе

3 урын - Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе

Призерлар җиңүче Дипломын алды, калган коллективлар актив катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.

Фестивальдә катнашучы коллективларның чыгышлары эчкерсез, тәэсирле, эмоциональ һәм истә калырлык булды.

Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, зур әзерлек эше башкарылган, шуның ярдәмендә конкурста катнашучыларның яхшы дәрәҗәдәге чыгышлары алынган. Жюри режиссерның ниятен һәм аның тормышка ашырылуын, актерлык башкаруын, спектакльнең музыкаль чишелешен, сәнгатьле бизәлешен бәяли.

Театр коллективларыбызга алга таба иҗади уңышлар телибез!

Мәктәп театрлары кураторы Вәлиева Г. И.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International