Ютазы муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренә караган тракторларны һәм аларга прицепларны техник тикшерү дәвам итә. 2023 елның 30 мартында шундый техник тикшерүләрнең берсе Тукай исемендәге җәмгыятьтә узды, анда 19 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник тикшерү вакытында теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары һәм контроль-диагностика приборларын кулланып, машиналарның техник торышы куркынычсыз эксплуатация шартларына туры килүенә зур игътибар бирелә. Техник карау барышында 15 берәмлек техник карауны уңышлы узган транспорт техник карау узу турында таныклык алачак. Дүрт берәмлек техникага карата техник карау актлары төзелгән.
Техник тикшерү уздырганнан соң хуҗалык механизаторлары белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде.