Укытучылар очрашуы рәсми булмаган шартларда узды
Яшь белгечләр белән эшләү “Мәгариф бүлеге” МКУ өстенлекле юнәлешләренең берсе.
Урыссудагы 1нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә җылы, уңайлы шартларда, чәй өстәле артында яшь белгечләргә сәламләү сүзе белән мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов һәм профсоюзның район оешмасы рәисе Валентина Орехова мөрәҗәгать итте.
Яшь белгечләр Урыссу гимназиясе укытучысы - остаз Зөлфия Иламованың нәсыйхәт сүзләрен аеруча җылы тыңладылар. Урыссудагы 3 нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гөлшат Касыймованың чыгышы тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Ул катнашучыларны һөнәри осталык конкурсларында, ГРАНТларда актив катнашырга чакырды.
Әлеге утырышта А. Алексеева рәислегендә яшь педагоглар советы сайланды. Очрашу ахырында катнашучылар оештыручыларга җылы һәм кунакчыл булулары өчен рәхмәт белдерделәр.