Әбсәләм авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлады.
Бу Ютазы районында халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмен күрсәтүне камилләштерү чаралары кысаларында төзелгән уникенче ФАП булачак.
Яңа медицина учреждениесенең мәйданы уртача 62 кв. метр тәшкил итә. Биредә халык өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлы шартлар тудырылачак.