Балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Роза ветров” Бөтенроссия конкурсында лауреат булдылар

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре «Роза ветров» Федерациясеннән «Бөгелмә – Мәскәү транзит» XV Бөтенроссия иҗат конкурсында катнаштылар

 

Урыссу укучылары, лауреатлар исеменә ия булып, үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Искәртеп узабыз, конкурста Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, Оренбург, Уфа, Самарадан килгән 1000нән артык кеше катнашты.

Талантлар көч сынашуына инде 29 ел. Анда балалар һәм яшүсмерләр иҗатын яратучылар һәм профессионаллар ярыша.

Бөгелмәдә конкурс өч мәйданчыкта уза: музыка мәктәбендә, Яшьләр сараенда һәм Техника йортында. Жюри номерларны иртәнге 9дан кичке 9га кадәр карый. Октябрьдә этап җиңүчеләре Мәскәүдә «Роза ветров-2023» финалында катнаша алачак.

 

L дәрәҗә лауреаты - "Серебрянные струны" гитарачылар ансамбле (преп. Светлана Белобородова, конц. Наилә Бадыкшина), халык уен кораллары номинациясендә lll дәрәҗә лауреаты - Радмир Баһаутдинов (укыт. Р.Г. Исханова).

 

Инструменталь башкару номинациясендә дипломантлар: Әмир Ямаев (укыт. А.А. Шәрипова), Артем Горлов (укыт. З.с. Кубашева), Әния Юнысова (укыт. Н. Д.Бадыкшина), Н.Акъюллова һәм Н. Мамаев фортепиано ансамбле (укыт. И.В. Иванаевская), Алинә Әфләтунова (укыт. Н.Д. Бадыкшина), А.Сибәгатов А. һәм Л. Вәлиуллин фортепиано ансамбле (укыт. И.В. Иванаевская), М. Садретдинова (укыт. И. В. Иванаевская).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International