Бөек Ватан сугышында катнашучыны котларга район башлыгы Аяз Шәфигуллин килде.
Шулай ук юбилярның хөрмәтле еллары уңаеннан район ветераннар советы рәисе, Ютазы авыл җирлеге башлыгы һәм башлангыч ветераннар оешмасы рәисенең җылы теләкләре яңгырады. Мәкаләбезнең 104 яшьлек каһарманы үзенең яхшы хәтере һәм мәгънәле фикер йөртүе белән сокландырды. Ул үз тормышы турында күпме сөйләгән булса да, хикәяте һәрвакыт яңача яңгырый.
Сугышка кадәр
- Мин 1919 елның 2 апрелендә Азнакай районының Кәкре Елга авылында туганмын, - дип сөйли Мөхтәрәмә Хәйретдин кызы. - Анда минем балачак елларым үтте, анда мин җидееллык мәктәпне тәмамладым. Аннары Азнакайда лаборант, орлык лабораториясе мөдире булып эшләдем. Бервакыт абый килеп, авылда да эш бар, өйгә кайт, диде. Ул елларда безнең авылда бөтен районга бердәнбер МТС эшли иде: барлык авыл хуҗалыгы техникасы бездә урнашкан. Монда мин секретарь булып эшкә урнаштым һәм кадрлар эшен дә алып бардым.
Сугыш
Мөхтәрәмә һәр эштә җитез, башлы кыз булып дан тота. Кем белә, бәлки шуңадыр да, аның исеме хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында булгандыр.
- 1943 елның 10 гыйнварында мине фронтка чакырдылар, - дип дәвам итә ул. - Бөтен көн хәрби комиссариатта узды. Икенче көнне безне Бөгелмәгә җибәрергә тиеш иделәр. Соңгы кичне дус кызларым белән авылда үткәрдем. Авылны берничә тапкыр әйләндек. Һәркем сөйләшеп туя алмады. Апрельгә кадәр Казанда укулар уздым. Ул елларда башкалага туры юл юк иде. Поезд белән Ульяновскига киләбез, ә аннары пароходта елга юлы белән Казанга кадәр барып җитәбез. Санинструктор, шәфкать туташы эшенә өйрәттеләр һәм Мәскәүгә җибәрәләр. Мәскәү янындагы шәһәрләрнең берсендә частьлар формалаштырылды һәм мине фронтка озаттылар. Мин IV Украина фронты составында танкка каршы артиллерия полкында сугыштым. 1944 елның көзендә Киев янында каты сугышлар бара. Бу сугышта безнең бик күп егетләр һәлак булды, безнең полк командиры да үлде. Югары температура күтәрелгәнен хәтерлим - бик нык авырып киттем. Мине бер йортта украин апасында калдырдылар, ә сугышчылар үзләре окоплар казырга киттеләр. Таң атканда мин үзебезнекеләр янына бардым. Аларны күргәч, алар ягына йөгердем. Ә алар окоптан миңа кул селтәп, монда килмә, диләр. Самолетлар очып килде һәм бомбалар ташлый башлады. Мин җиргә ятып шуышып, окопка кадәр барып җиттем. Башны да күтәрерлек түгел, окоплар өстендә пулялар күктән яуган боз кебек чыбыркылый.
Әсирлектә
- Безнекеләр берничә снаряд кына җибәрергә өлгерде, немец гаскәрләре безне чолгап та алды, - дип истәлекләре белән уртаклаша Бөек Ватан сугышында катнашучы ветеран. Артка борылып карарга өлгермәдек, һәркайдан безгә немец танклары килә иде. Шулай итеп без чолганышта калдык. Мөгаен, күп дигәндә, унлап кеше исән калгандыр. Командирны, бездән аерып, каядыр алып киттеләр. Безне тактадан төзелгән сарайга урнаштырдылар, анда инде хәрби әсирләр бар иде һәм аяк басарга да урын юк. Төнне шунда үткәрдек. Иртән кабат алып киттеләр. Өч көн җәяү бардык. Бер станциядә товар вагонына урнаштырдылар, бүлге аша атлар бара. Бер атна, мөгаен, Германиядәге хәрби әсирләр лагерена барганбыздыр. Яшәргә теләк юк иде инде. Ризык - кәбестә шулпасының шулпасы, су да җитми. Чәнечкеле тимерчыбык артында хәрби әсирләр өчен госпиталь урнашкан. Безне шушы хастаханәдә эшләргә билгеләделәр. Иртән сакчы алып китә, кич белән лагерьга алып кайта. Идән юабыз, кухняда ярдәм итәбез.
Бервакыт юынтыклар түгәргә чыктым да, алҗыган ир кеше ризык эзләп казынуына тап булдым. Иске шинеле артына ул азык-төлек калдыкларын җыю өчен котелок яшергән. Мин аңа карыйм, ул - миңа. Әйбәтләбрәк карасам, ул минем күрше Катим авылында яшәгән якташым булып чыкты. Аның фамилиясе Мөсәлимов иде. Ул шул ук мин эшләгән МТСта нефть базасы мөдире иде. Ә менә исемен хәтерләмим. 1945 елның сентябрендә генә өйгә кайттым. Ул иртәрәк кайткан. Авылдашларына, бары тик Мөхтәрәмә аркасында гына исән калдым, дип сөйләгән. Эш шунда ки, мин аны ашата идем. Булдыра алганча, әлбәттә. Әгәр фашистлар белеп алса, аңа да, миңа да җәзадан котылу мөмкин булмас иде. Элекке хәрби әсирләргә сөйләшергә ярамый иде. Лагерьда безне бервакыт барактан чыгардылар. Бу җирле җир биләүчеләр үзләренә эшчеләр сайлады. Мине бер юан алман хатыны алып китте. Мин аның терлекләрен карадым, бакчасында эшләдем.
Җиңү мае
- Май иртәсе. Барысы да гадәттәгечә, - дип сөйли Мөхтәрәмә ханым. - Мин бу көнне мәңгегә онытмыйм. Кояш аеруча якты итеп балкый. Урамнардан хәрби киемдәге америкалылар машинада бара. Алар кычкырып көлә, җырлар җырлый. Бу җиңү мае иде! Безне союздашлар азат итте. Өйгә мин көз көне генә әйләнеп кайттым. Туган як салкын каршы алды. Ватанга хыянәт итүче - бу тамга без - әсирлектә булганнар өстендә Дамокл кылычы кебек эленеп тора иде. Дусларыма, мине күзәтеп, кем белән аралашуым турында хәбәр итәргә кушканнар. Эшкә алмыйлар. Балалар бакчасына эшкә алдылар. Өч көн эшләдем - эштән азат иттеләр. Клуб мөдире булып урнаштым - шул ук хәл. Нәрсә эшләргә? Гасабилану, үпкә хисләре. Авылга Урта Азиядә укытучы булып эшләгән күршем ял итәргә кайткан иде. Мин аның белән китәргә мәҗбүр булдым. Башта оешмаларның берсендә кассир булып эшләдем. Ә минем дустым мәгариф бүлегеннән башлангыч сыйныф балаларын укытырга урнашу турында боерык алып килде. Мин үзбәк телен белмим бит дип карыштым. Ләкин, күрәсең, Аллаһы Тәгалә безгә кирәк булганда, көч бирә икән.
Туган як
Үзбәкстанда озын гомерле ветераныбыз тормышы ничек кенә уңышлы килеп чыкмасын, ул һәрвакыт өенә тартылган булган. 1950 елда аның хыялы чынга аша - аны телеграмма белән Ютазы элеваторына чакырып алалар. Шулай итеп, елдан-ел Мөхтәрәмә Хәйретдиновага гомер үткән саен үзен аклап яшәргә туры килгән. Эшкә мөнәсәбәте белән ул коллективта да, туган җирендә дә лаеклы хөрмәт яулаган. Кияүгә чыга, кызы туа, бүген аның кайгыртучанлыгын тоеп яши. Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучы, «Георгий Жуков» һәм «Германияне җиңгән өчен» медальләре иясе Мөхтәрәмә Хәйртдиновага каршылыклы, катлаулы һәм шулай да бик матур озын гомер әзерләнгән булган. Сокланырлык, әмма бүген дә ул аек акылда һәм хәтере искиткеч. Әле һаман уҗымнар торышы белән кызыксына, сүзләрнең һәм гамәлләрнең дәрәҗәсен белә.