“Тургай” гармунчы-баянчылар ансамбле - составында Роберт Низамов һәм Фәнис Нәбиуллин булган дуэт Халыкара күп жанрлы онлайн-конкурста катнаштылар һәм беренче дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар.
Роберт Низамов җитәкчелегендә шөгыльләнүче Бәйрәкә укучыларына 6 апрельдә Әлмәт шәһәрендә узачак зона конкурсында катнашырга туры киләчәк. Исегезгә төшерәбез, 12 бала «Таң» халык уен кораллары ансамбле составына керә. Моннан тыш, 14 апрельдә Чаллыда «Тан» һәм «Тургай» II Халыкара фольклор фестиваль-конкурсында катнаша. Аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телисе генә кала.