Фәрит Нугаев Урыссу үзәк район хастаханәсенә эш визиты белән килде

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Бүген Урыссу үзәк район хастаханәсенә Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе, Ютазы районы кураторы Фәрит Нугаев эш визиты белән килде.

 

Фәрит Камил улы, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, баш табиб Светлана Шакирова озатуында поликлиниканың агымдагы ремонты белән танышты. Кунак эш барышында туган проблемалар һәм график буенча ремонтның ничек баруы белән кызыксынды. Фәрит Камил улы Әбсәләм авылында модульле ФАП төзелешен карады.

 

Ютазы районы кураторы 2022 елда «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында сатып алынган КТ-тикшерүе кабинетында да булды. Хастаханә табиблары белән яңа аппарат белән эшләүнең оештыру моментлары турында фикер алышты.

 

Фәрит Нугаевта Ютазы районының медицина тармагында башкарылган масштаблы төзелеш һәм ремонт эшләре генә түгел, ә аның заманча камилләштерелгән җиһазлар белән җиһазландырылуы да зур канәгатьлек уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International