Кәрәкәшле авыл китапханәсендә уен-викторина үткәрелде

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Халыкара балалар китабы көнен бәйрәм итү кысаларында Кәрәкәшле авыл китапханәсендә урта мәктәп яшендәге кулланучылар өчен «Тылсымлы сәхифәләр сихрилеге» уен–викторинасы уздырылды.

 

Балалар китаплар, бу көннең барлыкка килү тарихы турында бик күп кызыклы фактлар белделәр. Аларны китапханәченең Россиядә әдәбият геройларына һәйкәлләр турында хикәясе тәэсирләндерде. Мәсәлән, 1999 елның 1 июнендә Мәскәүдә шәфкатьле Доктор Айболит һәйкәле ачылган, ә Саратовта Чернышевский урамында күп ашарга яратучы Робин Бобинның агач скульптурасы тора, Воронежда тутыкмый торган корычтан ясалган Ак Бимга һәйкәл бар. Төрле конкурсларда катнашып, балалар әкият геройларын атаганнар, табышмаклар чишкәннәр, ә аннары аларга иң ошаган әсәрләрне санаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International