Район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча атналык оператив киңәшмә лаеклыларны хөрмәтләүдән башланды

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән "Урыссу-Водоканал" ҖЧҖнең 4 разрядлы чистарту корылмалары операторы Ленар Сәйрин улы  Сәлимшин бүләкләнде.

 

Махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китерүдә күрсәткән ярдәме өчен район башлыгының Рәхмәте "Олимп" спорт мәктәбе директоры Карпеев Александр Сергеевичка һәм Азнакай шәһәренең "АНК ГРУПП" ҖЧҖ махсус техника йөртүчесе Шәрәфиев Илдар Мөнәвир улына белдерелде.

 

Киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесе Рәзидә Кифарис кызы Шәвәлиеваны туган көне белән котладылар.

 

Эшлекле өлеш "Уруссу-Водоканал" ширкәтенең яңа директоры Марат Мөбарәкша улы Миншин белән таныштырудан башланды.

 

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова бүлек эшчәнлегенең 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнары турында сөйләде. Киңәшмә Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм тормыш тәэмин итү предприятиеләре җитәкчеләренең агымдагы эш турындагы докладлары белән дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International