Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлекчәсе производствода бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарны кыйммәтле протезлар белән тәэмин итү буенча планлы эшне дәвам итә. 29 һәм 31 мартта ике татарстанлыга 5 млн.сумнан артык бәягә микропроцессор белән идарә ителә торган югары технологияле протезлар бирелде.
Югары технологияле протезлар белән идарә итү датчиклар тарафыннан мускуллар сигналларын “исәпләү” хисабына башкарыла. Ясалма интеллект ярдәмендә микропроцессор белән идарә ителгән протез ярдәмендә гражданнар үзләрен ышанычлырак һәм уңайлырак хис итә алачак.
"Бүлек көн саен техник тернәкләндерү чараларына һәм протез - ортопедия эшләнмәләренә мохтаҗларны тәэмин итү буенча эш алып бара, һәм фондка яңа гаризалар кергәч, контрактлар төзү буенча эш дәвам ителәчәк. Бүгенге көндә ПРП программасы буенча протезлар таләп иткән барлык татарстанлыларга әлеге тернәкләндерү чаралары бирелде», - дип аңлатма бирде Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында эш бирүче һәр ай саен РСФ хезмәткәрләре өчен иминият взнослары түли, аларның бер өлеше зыян күрүчеләрне иминиятләштерүгә (вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособие, бер тапкыр бирелә торган һәм ай саен иминият түләүләре), шулардан медицина, социаль һәм һөнәри реабилитация чыгымнары түләнә.
Барлык кирәкле техник реабилитация чаралары һәм протез-социаль-ортопедик эшләнмәләр медицина-социаль экспертиза комиссиясе тәкъдим иткән ПРП программасына ярашлы бирелә.